«Сәламәтлекнең сере нидә?»: телдән журнал (6+)

Сәламәтлек – кешенең иң кадерле байлыгы. Мәкальдә әйтелгәнчә: «Акчаңны югалттың – берни дә югалтмадың. Вакытыңны югалттың – күп югалттың. Сәламәтлегеңне югалттың – барысын да югалттың». Бала чактан ук сәламәтлекне сакларга кирәк, шунлыктан 14 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханә беренче сыйныфлылар өчен «Сәламәтлекнең сере нидә?» дигән телдән журнал уздырды.

в чем секрет здоровья..
20221014_092739
20221014_094441
20221014_085512
20221014_084343 (1)

Сәламәтлеккә күп кенә шартлар тәэсир итә: көн тәртибе, шәхси гигиена кагыйдәләре, дөрес туклану, физик күнегүләр, чыныгу. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында телдән журнал битләре сөйләде. Балалар йокы көндәлек ялның мөһим бер төре булуы, элекке заманнарда теш кариесы авыруын сөякләр ялкынсынуы (костоеда) дип атаулары, кояштан саклаучы күзлекләрнең борынгы Мисырда ук кулланылуы турында белде. Очрашу вакытында укучылар бик теләп күзләр өчен гимнастика ясады, табиб-стоматологның авыз эче гигиенасы һәм тешләрне дөрес чистарту турында сөйләгән видеоязмасын игътибар белән карады. Чарада катнашучылар актив рәвештә табышмаклар чиште, «Файдалы-зарарлы», «Күп-аз» уеннарында катнашты. Чарага килүчеләр чыныгу һәм зарядка турында «Смешариклар. Сәламәтлек әлифбасы» сериясеннән мультфильм карады. Барысы бергә күзләрне саклау, туклану тәртибе, ныклы һәм сәламәт йокы кагыйдәләрен ачыклады. Чара барышында катнашучылар көнкүреш тормышта куллану өчен кирәкле сәламәт тормыш рәвеше буенча белем һәм күнекмәләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: